"БӘХЕТЛЕ ТОРМЫШНЫҢ ФАЙДАЛЫ КАГЫЙДӘЛӘРЕ"
Автор: Габдеррахман ибн Насыр Әс-Саади (1307-1376 һ.е.). Үз вакытының бөек галимнәренең һәм имамнарының берсе.
1 Аллаһка иман китерү һәм изге гамәлләр кылу. Иман китерү Бөек Аллаһ тәкъдир кылган нәрсәләргә сабыр, талымсыз һәм булганына кәнәгать булырга ярдәм итә.
2. Аллаһның мәхлукатларына карата сүзләрдә дә, гамәлләрдә дә чагыла торган яхшы мөнәсәбәт. Чөнки яхшылык яхшылык тудыра һәм явызлыкны юк итә.
3. Файдалы эшләр яисә белемнәр белән мәшгуль булу. Бу синең йөрәгеңне аны борчый торган нәрсәләрдән читкә юнәлтеп торыр.
4. Бүгенге көн хакында уйла. Үткән нәрсәләр өчен кайгырма һәм уйларыңны булачак нәрсәләр хакында фикерләп борчыма. Пәйгамбәр, Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын, кайгы һәм борчулардан саклауны сорап Аллаһка мөрәҗәгать итә торган булган.
5. Бөек Аллаһны ешрак зикер итү. Аллаһны искә төшерү йөрәкне тынычландыра һәм аңа тынычлык бирә.
6. Аллаһтан бирелгән билгеле һәм яшерен булган нигъмәтләр хакында фикер йөртү. Бу бит кешене шөкер кылырга этәрә һәм борчуларны оныттыра.
7. Үзеңнән дә начаррак хәлдә булган кешегә кара. Бу исә, бар булган нәрсәләрең өчен Аллаһны мактый башлавыңа сәбәп булачак һәм сине кайгы-борчулардан арындырачак.
8. Булып узган нәрсәне оныт. Үткәнне кире кайтара алмыйсың, ә үткәннәр турында борчылу бары комачаулый гына һәм буш гамәл булып тора.
9. Биек булган Аллаһка дога белән дәш. Мәсәлән, хәдистә әйтелгәнчә, синең дини, дөньяви һәм ахирәт тормышыңны төзәтсен дип Аллаһка дога белән дәшү.
10. Мөмкин булган нәтиҗәләрнең иң начарына әзерлән. Әгәр бәхетсезлеккә дучар булсаң, вакыйгалар үсешенең иң начар вариантын алдан ук исәпкә ал. Чөнки мондый адым, әгәр дә бу хәл шулай була калса, хәлнең җиңеләюенә сәбәп булачак. Әгәр дә инде бу хәл булса, ул чагында әлеге проблеманы юкка чыгарырга омтыл.
11. Буш хыяллар һәм күзаллаулар белән мавыкма. Бу иллюзиялар начар уйларга китерергә һәм начар нәтиҗәләргә сәбәп булырга мөмкин. Моннан тыш, алар борчылуның һәм чирләрнең сәбәбе.
12. Синең йөрәгең Аллаһка таянсын һәм Аңа тәвәккәлләсен. "Кем Аллаһка тәвәккәл кыла - Ул аңа җитә".
13. Кешеләрнең хаталарына һәм алар тарафыннан кылына торган күңелсезлекләргә сабыр бул. Барлык кешеләрнең дә кимчелекләре яисә сиңа охшамый торган сыйфатлары бар. Син исә аларга икенче яктан - яхшы яктан кара.
14. Юк-барга һәм кечкенә генә хәлләргә игътибар итмә. Әгәр дә син үзеңне бәхетсезлекләрне һәм авыр хәлләрне түземлек белән кичерергә өйрәтсәң, зур булмаган хәлләргә син тагын да зур түземлек белән карарга тиешсең.
15. Гомер кыска. Аның тиз үтүчән булуына да карамастан, чын тормыш - бәхет һәм тынычлык белән тулы. Шулай булгач, булган бәла-казалар хакында борчылып, уйланып аны тагын да кыскартма.
16. Күпчелек тынычсызлыкларның һәм борчуларның нигезе юк һәм алар уйдырма булып торалар. Син борчылган нәрсәләрнең күбесе тормышка ашмады. Шуңа күрә, көчлерәк булган фикер өстеннән ялган булган фаразларга өстен чыгарга рөхсәт итмә.
17. Кешеләр китергән үпкәләр өчен кәефеңне төшермә. Асылда, бу рәнҗүләр аларны кылган кешеләрнең үзләренә генә зыян сала. Әмма, әгәр дә син моңа әһәмият бирә калсаң, ул чагында зарары сиңа да кагылыр.
18. Синең тормышың синең фикерләреңә туры килә. Әгәр дә синең фикерләрең динеңдә дә, дөньяви тормышыңда да файда китерә торган нәрсәләр белән мәшгуль булса, ул чагында тормышың яхшы һәм бәхетле булачак. Әгәр дә юк икән, нәтиҗә дә тиешенчә булачак.
19. Кешеләрдән рәхмәт сүзләре көтмә. Әгәр дә син берәрсенә яхшылык эшләдең икән, син аның алдында бурычлымы, юкмы - анысы мөһим түгел, шушы яхшы гамәлең Аллаһ белән икегезнең арасында калырга тиеш. Шуңа күрә дә, читтән рәхмәт сүзләре ишетелмәгәнгә игътибар итмә.
20. Үзең өчен файдалы булган әйбер белән мәшгулъ бул. Зарарлы шөгыльләр сине борчуга һәм тынычсызлыкка китерә, шулай булгач, файдалы эшләр белән шөгыльлән.
21. Үз эшләреңне һәм проблемаларыңны хәл итүне кичектермә. Әгәр дә син аларны шундук хәл итмәсәң, ул чагында алар алдагы эшләргә кушылачак, ә аларга - яңа эшләр һәм шулай итеп, син үз алдыңа куйган максатларны башкарып чыга алмаячаксың.
22. Приоритетларны бүл. Үз алдыңа куйган бурычларны мөһимлеге дәрәҗәсе буенча үти башла. Күңелсезлек биләп алмасын өчен, үзеңә ошаган эшне сайлап ал. Компетентлы кешеләр белән киңәшләш, чөнки киңәшләшә торган кеше үкенмәячәк.